Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Фәннәр Академиясенең дүрт премиясенә конкурс игълан ителде
Татарстан Фәннәр академиясе галимнәр өчен дүрт исемле премиягә конкурс игълан итте. Гаризалар 17 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Премияләр белемнәрне үстерүгә өлеш керткән һәм оригиналь куелышы һәм тикшеренү бурычларын хәл итүе белән аерылып торган фәнни эшләр өчен бирелә. Конкурс дүрт юнәлештә үткәрелә: биология, социаль һәм тарих фәннәре, ветеринария һәм терлекчеле, педагогика.
Һәр премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә.
Катнашуга бары тик бастырылган фәнни эшләр яисә бердәм тематика буенча эш серияләре генә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта аларның авторлык коллективлары өч кешедән артмаска тиеш. Шулай ук соңгы биш елда Дәүләт премияләре, Россия Фәннәр академиясе яисә Татарстан Фәннәр академиясе бүләкләре белән билгеләп үтелгән эшләр дә кабул ителми.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз