Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзаларына һәм әгъза-мөхбирләренә түләүләр арта
Татарстанда ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзаларына һәм әгъза-мөхбирләренә айлык акчалата түләүләрне 10 мең сумга арттырырга ниятлиләр. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Нәтиҗәдә, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасына түләү хәзерге 75 мең сумнан 85 мең сумга, ә әгъза-мөхбирләргә 35 мең сумнан 45 мең сумга кадәр артырга тиеш.
Республика Фәннәр академиясе әгъзаларына түләүләр соңгы тапкыр 2024 елның апрелендә арттырылган. Ул чагында «оклад» атамасы урынына «айлык акчалата түләү» термины кулланыла башлады.
Быелның августында РФ Президенты Владимир Путин Новосибирскида узган Фән һәм мәгариф советы утырышында бөтен ил территориясендә тикшеренүләр оештырырга кушты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз