news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә район сабантуйлары кичектерелә

Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителәчәк.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә район сабантуйлары кичектерелә.

Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителәчәк.


Искәртеп үтик, “Татар-информ”да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда Әлмәткә бару юлында “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң “Самара – Ижау" автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә  13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100