Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Европа ВИЧка тикшерү атнасы уза
СПИД үзәге һәм аның филиалларында ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тикшерү узарга һәм белгечләрдән консультация алырга мөмкин
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 21-28 ноябрьдә, Бөтендөнья СПИДКА каршы көрәш көне (ә ул ел да 1 декабрьдә билгеләп үтелә) алдыннан, II Европа ВИЧка тест узу атнасы уздырыла. Бу уңайдан Татарстанда массакүләм акцияләр оештырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Аерым алганда, спорт чаралары, аудио- һәм видеороликлар трасляцияләү, ачык дәресләр, инша язу һәм рәсем бәйгеләре, укучылар өчен һәм хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне кисәтүгә багышланган лекцияләр узачак.
21-22 ноябрьдә СПИД үзәге һәм аның филиалларында ачык ишекләр көне үткәрелә. Анда ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тикшерү узарга һәм белгечләрдән консультация алырга мөмкин булачак.
ВИЧка тест узу атнасының төп максаты - үзләренең ВИЧ-статуслары турында белүче кешеләрнең санын арттыру һәм ВИЧка тикшерүнең өстенлекләре турында мәгълүмат тарату юлы белән инфекцияне соң ачыклауны киметү. Тикшерүнең икенче атнасының темасы "ВИЧ турында сөйлә. ВИЧка тест уз" дип атала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз