news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда этник уен кораллары җитештерү эксперименталь остаханәсе ачу турында сүз бара

Татарстанда этник уен кораллары җитештерү эксперименталь остаханәсе ачу турында сүз бара
фото: Рамил Гали, https://rais.tatarstan.ru/

Мәдәният министры Ирада Әюпова Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу юлын этник музыка уен коралларының эксперименталь остаханәсен ачуда күрә.

«Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу мәсьәләсе алдыбызда тора. Тарихи-теоретик тикшеренүләрдән практик торгызу юлларына күчү механизмын булдыру өчен фәнни база бар», – диде ул Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында ясаган чыгышында.

Министр фикеренчә, монда традицион музыка уен коралларын җитештерүнең презентация мәйданчыгы булмау проблемасы да бар.

«ЦУМда Халык һөнәрчелеге үзәге ачканда бу мәсьәлә искә алыначак. Мәйданчыкларның берсен этник музыка кораллары җитештерү өчен эксперименталь остаханә яки ачык лаборатория итеп күрәбез. Биредә тальянка, курай, думбыра, кылкубыз, гөслә, ятаган, танбур, дәф һәм башка уен кораллары җитештерелә ала», – диде ул.

«Бу мәсьәләдә осталар базасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә яңартылачак», диде министр чыгышында.

  • Татарстанда Фән һәм фәнни-технологик үсеш елын истә тотып оештырылган утырышта фән буларак культорология мәсьәләләре һәм мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештәге эшчәнлеге каралды.
  • Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Əхмәдиева һәм башкалар чыгыш ясады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100