news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эт, мәчеләргә игътибар җитеп бетми - Баш Ветеринария идарәсе

"Үлә икән, икенчене алырбыз" диләр, дәвалау турында уйламыйлар.

(Әлки, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сүзләренчә, хуҗалар эт-мәче сәламәтлеген кайгыртуны җитди эшкә санамый. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Әлки районында узган мал табибларының семинар-киңәшмәсе кысаларында әйтте.

"Безнең халык мөгезле эре терлекләрне кайгырта. Чөнки алар файда китерә: ит, сөт бирә. Ә эт-мәче сәламәтлеге турында уйламый. "Авырый икән, үләр инде, икенчене алырбыз", - ди. Ә шул вак йорт хайваннарына вакытында ветеринария ярдәме күрсәтү турында уйламый. Бүген бу - төп мәсьәлә булып кала бирә", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Әлки районында Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уза. Анда республиканың барлык районнарының баш ветеринарлары катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100