news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга эссе көннәр кайта

Сишәмбе, 25 июльдә, тотрыксыз һава торышына карамастан, Татарстанда һава температурасы күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән төбәктә, шулай ук Казанда да көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан фаразлана, секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк. Көндез кайвакыт 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр (Татарстан башкаласында 18 метр чамасы), дип хәбәр итә синоптиклар.

Иртән 7.40 сәгатькә Татарстанда һава температурасы 15,9 градустан (Баулы метостанциясе мәгълүматлары буенча) 22,9 градуска (Алексеевск метеостанциясе) кадәр тәшкил иткән.

Метеорологлар хәбәр иткәнчә, көндез һава торышы +23..+28 градуска кадәр (Казанда +24..+26 градус) күтәреләчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атна азагында Татарстанда 35 градуска кадәр эсселек һәм яшен көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot