news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә яшен һәм боз явуы көтелә

Татарстанда янә яшен һәм боз явуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иртәгә, 20 июньдә, температура фоны төшүгә карамастан, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен көтелә, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, җилнең секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе фаразлана (тәүлекнең караңгы вакытында – шул исәптән Казанда да). Яшен вакытында җил кайвакыт секундына 20 метрга кадәр көчәячәк.

Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9 метрдан 17,1 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көчле, ә 17,2 метрдан 20,7 метрга кадәр – бик көчле дип атала.

news_right_1
news_right_2
news_bot