news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе көннәр

Республикада явым-төшем көтелми

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми.
Казанда температура 30-32 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 29-34 градус тәшкил итәчәк.
8 июльгә каршы төндә Татарстанда аяз һава көтелә, температура 14-19 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot