news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе була, яшен, боз һәм көчле җил көтелә

Татарстанда эссе була, яшен, боз һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 20 майда, Татарстанда аномаль эсселек сакланачак, әмма атмосфера фронты аркасында һава шартлары тотрыксыз була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада элеккечә алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк. Көндез һәм кичен төбәк буенча локаль рәвештә, әмма Казанда түгел, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар ява. Боз булуы ихтимал.

Төньяк-көнчыгыш җиле көндез секундына 5-10 метрга кадәр көчәячәк, урыны-урыны белән секундыга 14 метрга кадәр җитәчәк.

Җылы төннән соң (Татарстанның көнбатышында +19 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында республика буенча һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +31...+33 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot