news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе һава, яшен һәм көчле җир аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга ук җитәчәк.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, Татарстанда эссе һава торышы, яшен һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда урыны белән яшен булуы, яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга ук җитәчәк, шулай ук көчле яңгыр, боз явуы көтелә, диелә хәбәрдә.

Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, шимбә төнендә +15…+20˚, көндез +27…+32˚ градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot