news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе һава торышы саклана

Республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.

Татарстанда эссе һава торышы саклана
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шул хакта әйтте, диелә вузның матбугат үзәге хәбәрендә.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, галим хәзерге вакытта республика территориясендә блокинг күренеше күзәтелүен әйткән. Ул һава массалары хәрәкәтен тоткарлый, югары басым һәм аяз һава торышы белән үзенчәлекле, дигән эксперт. Төннәр кыска булганлыктан, хәзер һава бик тиз җылына, дип өстәгән ул.

Шуңа да карамастан, республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.

  • Кичә Казанда һава 32,3 градуска (2010 елның бу көнендә ул 34,8 градус иде) кадәр җылынган.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген республикада температура +29..+34 градус (Казанда +31..+33 градус) тәшкил итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot