Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эссе һава шартлары саклана, яшен булуы ихтимал
Көндез республика буенча 27-32 градуска кадәр җылы булачак
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин.
Төнлә ТР буенча температура 9-14 градус, көнбатыш районнарда – 17 градуска кадәр җылы. Көндез республика буенча 27-32 градуска кадәр җылы булачак.
10 июньгә каршы төндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Температура 11 градус җылы тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз