Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эшмәкәрләр арасындагы бәхәсләрне судтан тыш җайга салуны үстерәчәкләр
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм «Идел буе медиаторлары лигасы» ассоциациясе рәисе Олег Маврин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Ул бәхәсләрне җайга салуның судтан тыш ысулларын үстерүне һәм эшмәкәрлек мохитендә медиацияне киңрәк куллануны күздә тота.
Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, татулашу практикасы тирән мәдәни тамырларга ия һәм электән конфликтларны хәл итү өчен кулланылган. Медиациянең төп принциплары арасында ул нейтральлек һәм конфиденциальлекне аерып әйтте.
«Без бүген бик мөһим документка кул куйдык. Тынычлык, татулашу - ул безнең мәдәни кыйммәтебез. Элек бәхәсне хәл итү өчен аксакалны, җәмгыять җитәкчесен яки башка хөрмәтле кешене чакырганнар. Иң мөһиме – талашларга юл куймау булган. Шуңа күрә бу без хәзер уйлап тапкан әйбер түгел, ул һәрвакыт булган», – дип ассызыклады Габделганиев.
Бизнес-омбудсмен сүзләренчә, мондый бәхәсләр белән бәйле 54 мөрәҗәгать кергән, һәм күпчелек очракта чишелеш таба алганнар. Габделганиев шулай ук хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләрне татулаштыру эше март аенда «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге базасында ачылган татулаштыру үзәгендә алып барыла.
Мондый механизмның актуальлеге, шул исәптән, бизнестагы конфликтлы вазгыятьләр уңаеннан мөрәҗәгатьләрнең ешаюы белән бәйле, дип билгеләп үтте Габделганиев. Сүз бизнесны коручылар арасындагы каршылыклар, акчаларны вакытында түләмәү, компанияләр арасындагы бәхәсләр һәм бизнес эчендәге конфликтлар турында бара.
«Һәр якның үз дөреслеге һәм үз версиясе бар. Безнең өчен иң мөһиме – бизнес үзен уңайлы хис итсен һәм алга таба эшләсен өчен формаль булмаган алымнар куллану», – диде Габделганиев.
Олег Маврин килешүгә кул куюны эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты белән хезмәттәшлекнең закончалыклы үсеше дип атады. Аның сүзләренчә, медиаторларның профессиональ бергәлеге алдындагы бурычларның берсе - конфликтларны тыныч юл белән хәл итү культурасын популярлаштыру.
«Эшмәкәрләр өчен медиация – ул абруйны, вакытны һәм акчаны саклап калу мөмкинлеге. Айлар, ә кайчакта еллар буе дәвам итәргә мөмкин булган суд дәгъвалары урынына эшмәкәрләр берничә очрашуда ике якны да канәгатьләндерәчәк карарга килергә мөмкин», - дип билгеләде Маврин.
Маврин сүзләренчә,» Идел буе медиаторлары лигасы» Татарстанда 15 елдан артык эшли һәм төрле юнәлешләр буенча бәхәсләрне җайга салу белән шөгыльләнә. Алар арасында – корпоратив конфликтлар, партнерлар һәм контрагентлар арасындагы каршылыклар, шулай ук хезмәт бәхәсләре.
Шул ук вакытта медиаторлар конкрет очракларның нечкәлекләрен ачмый: процедура конфиденциаль характерда була. Маврин билгеләп үткәнчә, киләчәктә вәкаләтле вәкил белән эшмәкәрләр һәм дәүләт хакимияте органнары арасында килеп туган бәхәсләр белән дә эшләү планлаштырыла.
Медиация принциплары турында сөйләгәндә, Маврин конфиденциальлек, иреклелек, нейтральлек һәм якларның тигез хокуклылыгын аерып әйтте. Аның сүзләренчә, медиаторның бурычы - хаклы һәм гаеплеләрне билгеләү яки конфликтта катнашучыларга киңәш бирү түгел, ә якларга мөстәкыйль рәвештә кабул ителерлек карар эшләргә мөмкинлек бирәчәк диалог оештыру.
«Медиациядә җитәкчеләр һәм буйсынучылар юк, ә тигез хокуклы кешеләр бар», - дип ассызыклады Маврин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз