news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачылды

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара форумда катнашучылар өчен әзерләнгән экспозиция дистәләгән предприятиене, фәнни оешмаларны берләштерде.

Мәйданчыкта сәнәгать, медицина, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәләрендәге проектлар тәкъдим ителгән. Югары экспорт потенциалына ия Татарстан компанияләре эшләнмәләре чит ил делегацияләрендә аеруча кызыксыну уятты.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров күргәзмәнең медицина технологияләреннән алып яшьләр инициативаларына кадәр булган төрле юнәлешләрне берләштерүен билгеләп үтте.

«Күргәзмәдә медицинадан башлап яшьләр проектларына кадәр төрле юнәлешләр тупланган. Татарстанда иҗат ителгән һәм инде практикада кулланыла башлаучы үзенчәлекле эшләнмәләр дә бар», – дип ассызыклады ул.

Министр сүзләренчә, проект авторлары арасында яшь белгечләр күп, күргәзмәне оештырудагы зур эшләрне дә яшьләр башкарган.

Игътибарга лаек экспонатлар арасында – сәнәгать инспекциясе өчен «Innospector» пилотсыз очу аппараты системасы, «СОНОРУС» медицина комплекслары, кардиосәгатьләр ярдәмендә сәламәтлекне дистанцион күзәтү системасы, шулай ук хирургия һәм реабилитация өчен җиһазлар тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе җитештергән водород ягулыгындагы экскурсия-прогулка судносын, суны чистарту өчен «СОНОплазмаВ-1000» экологик җайланмасын, 110 кВ көчәнешле үз илебездә җитештерелгән кабель муфтасын һәм «ПОЗиС» акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән сыр өлгертү өчен яңа җиһазны күрә алалар.

«Күргәзмә өстендәге эшнең зур өлешен яшьләр башкаруы – бик мөһим. Оештыру һәм дизайныннан алып делегацияләрне озатып йөрүгә кадәр – бар да алар җилкәсендә. Күргәзмә Татарстанның дөньяга бары тик идеяләр генә түгел, әзер технологик чишелешләр тәкъдим итәргә әзер булуын күрсәтә», – дип белдерде Кадыйров.

Күргәзмәнең эчке экспозициясе бүген килүчеләр өчен ачык, ә урамдагы өлеше шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләвен дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot