news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезлекне киметү буенча соңгы 20 елда иң яхшы күрсәткечкә ирешелгән

Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы узган елга нәтиҗәләр ясый

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, Татарстанда эшсезлек 0,7 процентка кимрәк. Узган ел республикада эшсезлек 3,8 процент булса, Идел буе округында бу сан 4,5 процент тәшкил итә. Бу соңгы 20 елда иң яхшы күрсәткеч. Россия буенча теркәлгән эшсезләр күләме исә 5,3 процент исәпләнә. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Чара министрлыкның 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган иде. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һ.б. рәсми затлар катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100