news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Алабуга районында теркәлгән

Хәзерге вакытта Татарстанда 52,7 мең эшсез исәпләнә

(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Хәзерге вакытта Татарстанда 52,7 мең эшсез исәпләнә. Бүген видеоконференция режимында узган ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова әнә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы ел ахырына эшсезләр әлләни күп артмаячак дип фаразлана. Хәзерге вакытта республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 2,76 процентын тәшкил итә.
Лаеш һәм Питрәч районнарында эшсезлек дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк һәм 1 проценттан артмый.
Шул ук вакытта 18 муниципалитеттагы вәзгыять бер дә шатланырлык түгел. Алабуга (4,79 процент), Мамадыш (4,73 процент) районнары һәм Чаллыда (4 процент) эшсезлек дәрәҗәсе югары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100