news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе ярты процент чамасы тәшкил итә

Хезмәт базарында бер вакансиягә 0,33 кеше туры килә.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 12 мартка булган мәгълүматлар буенча,  республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 681 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 88 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 процент тәшкил итә. Бу турыда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 398 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 665 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 624се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot