news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе кимегән

Быел республикада 10 064 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). 6 ноябрьгә теркәлгән күрсәткечләр буенча Татарстанда 10 064 кеше рәсми рәвештә эшсез булып исәпләнә. Бу узган хисап датасына караганда 208 кешегә кимрәк. Бу турыда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 процент тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 220 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил иткән. Бу атнада 487 татарстанлы эшсез дип танылган.

Яңа эшсезләрдән 461 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 32 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды, диелгән әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100