news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 процент тәшкил итә

Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,3 кеше исәпләнә.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Статистика мәгълүматлары буенча, 2018 елның 22 маена республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 500 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 309 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 процент тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 40 113 булган. Соңгы атнада гына да оешмалар 3 282 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,3 кеше исәпләнә.

Хисап атнасы барышында исә 506 кеше эшсез дип танылган, шуларның 475 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 51 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100