Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле
Республикада яшәүчеләр эшсезлек буенча арттырылган пособиены өч ай дәвамында алачак.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылган. Татарстанда мондый ярдәм чарасын 24,2 мең кеше алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Өч ай эчендә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арта. 1,5 мең сум күләмендә пособиены озак вакыт эшләмәүчеләр яисә әле стажлары булмаган, уку йортларын күптән түгел тәмамлаучылар ала», — дип билгеләп үтте ул.
Республикада бу түләүне барлыгы 24260 кеше алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз