news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда эшсезләр саны кими башлады
Хәзерге вакытта эшсез гражданнар саны 67,9 мең кеше тәшкил итә
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Узган атнада Татарстанда ел башыннан алып беренче тапкыр эшсезләр саны 476 кешегә кимеде.
Бүгенге көндә республикада эшсез гражданнар саны 67,9 мең кеше тәшкил итә. Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов катнашында видеоконференция режимында узган яшәү дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Клара Таҗетдинова әнә шул хакта хәбәр итте.
Эшсезләр саны республиканың 28 районында кимесә, 17 территориядә аларның саны арту дәвам итә. Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Чаллыда (6,24 процент) билгеләп үтелгән.
7 апрельгә республика халык мәшгульлеге үзәкләренә 2758 предприятиедән оешманың ябылуы сәбәпле кешеләрне эштән җибәрү һәм хезмәткәрләрнең санын яки штатын кыскарту турында мәгълүматлар килгән. Узган атнада 26 яңа предприятиедән мәгълүматлар алынган.
Бер үк вакытта буш эш урыннарының саны да арта. Узган атна белән чагыштырганда эш бирүчеләрнең хезмәткәрләргә булган ихтыяҗы 1446 вакансиягә арткан һәм агымдагы елның 6 апреленә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына заявка биргән буш эш урыннарының саны 14,4 мең берәмлек тәшкил иткән.
Нәтиҗәдә, хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты республика буенча бер вакансиягә 4,7 кеше тәшкил итә. Узган атнада ул бер вакансиягә 5,3 кеше тәшкил итә иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot