news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезләр дәрәҗәсе 0,01 процентка төшкән

Барлыгы Татарстан буенча 14 452 кеше эшсез буларак теркәлгән

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда эшсезләр дәрәҗәсе 0,01 процентка төшкән һәм хәзер 0,71 процент тәшкил итә, дип хәбәр ителә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.
12-18 ноябрьдә 463 эшсез төркәлгән. Аларның 355 е эштән азат ителгән, 254 кеше үз теләге белән киткән һәм 33 е оешма ябылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле, эшсез калган.
Узган атнада мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлүчеләр саны 271 кешегә кимегән.
Барлыгы Татарстан буенча 14 452 кеше эшсез буларак учетта тора. Шул ук вакытта республиканың вакансияләр банкында 43 409 эш урыны бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100