news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсез калганнарның 40 процентының моңарчы рәсми эш урыны булмаган

Рәсми эшләмәгән кешеләр эшсезлек буенча минималь пособиегә генә дәгъва итә ала.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе башыннан Татарстанда эшсез буларак учетка баскан кешеләрнең 40 проценты «соры» базарда эшләгән, моңарчы рәсми эш урыннары булмаган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

«Хезмәт базарындагы һәр икенче кеше элек эшләмәгән яки „соры“ базарда мәшгуль дип әйтергә була», — диде ул. Министр сүзләренчә, рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгәч тә, «соры» хезмәт базарында эшен дәвам итүчеләр ачыкланган.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, рәсми эш урыны булмаганнар эшсезлек буенча миниаль пособиегә генә өмет итә ала, аның күләме 4,5 мең сум.

Министр законсыз юл белән акча алып, аннары фаш ителгәч, аларны кайтарту очраклары да булганын әйтте.

2020 ел башыннан халык мәшгульлеге органнарында теркәлгән эшсезләр саны 6,8 тапкыр арткан. 1 гыйнварга 10 мең 903 кеше исәпләнә, 28 июльгә 74 мең 755 кеше тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100