news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эшмәкәр Мароккодан китерелгән продукцияне Россия законнарын бозып саклаган

Бөгелмә эшмәкәре чит илдән кертелгән продукция буенча карантин-фитосанитария кагыйдәләрен үтәмәгән

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә үсемлекчелек продукцияләренә фитосанитария күзәтчелеге ясау өлкәсендә закон таләпләре бозылуы ачыкланган. Закон таләпләрен хосусый эшмәкәр Евгений Деданинның бозуы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча  федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә.

План буенча үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, эшмәкәрнең Марокко, Испания, Төркия, Нидерланд, Кытай, Үзбәкстан дәүләтләреннән һәм Ростов өлкәсеннән кайтарылган җиләк-җимеш, яшелчә, кипкән җиләк-җимеш, ярманы карантин-фитосанитария кагыйдәләре буенча тикшермичә саклавы һәм сатуы ачыкланган. Бу Татарстан территориясенә төрле авырулар, авыл хуҗалыгы үсемлекләре корткычлары һәм карантин чүп үләннәре керүгә сәбәп булырга мөмкин.

Бу факт буенча, Евгений Деданинны административ җаваплылыкка тарту өчен, беркетмә төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot