news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшлекле сәфәр белән Томск өлкәсе делегациясе булачак

Томскилылар IX халыкара махсуслашкан “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” күргәзмәсендә катнашачаклар.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). 5 августтан 10 августка кадәр Томск өлкәсе делегациясенең Татарстанга эшлекле сәфәре булачак. Бу хакта Татарстан Сәнәгать министрлыгы хәбәр итә.

Делегацияне Томск өлкәсенең сәнәгать сәясәте буенча губернатор урынбасары Игорь Шатурный җитәкләячәк. Делегация составына хөкүмәтнең башкарма органнары һәм төбәк предприятиеләре вәкилләре кергән.

Томскилылар IX халыкара махсуслашкан “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” күргәзмәсендә , шулай ук авиаҗитештерүчеләрнең IV Съездында “Россия авиакосмик өлкәсенең яңа технологияләр, материаллар һәм җиһазлар” Россия һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашачаклар.

Шулай ук делегация әгъзалары Татарстан вәкилләре белән сәнәгать һәм урман хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлек турында сөйләшәчәкләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100