news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшләнелгән maksat кушымтасын илкүләм спорт ярышларында куллану мөмкинлеге бар

Аны Казандагы IT-парктагы белгечләр гамәлгә ашырган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казандагы IT-паркта эшләнелгән “maksat” кушымтасы Россия күләмендә үткәрелә торган спорт чараларында файдаланылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә проектны гамәлгә ашыручыларның берсе Рәшит Хәйруллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге кушымта спорт ярышларын оештыру, чыгымнарны оптимальләштерү һәм тамашачыларга мөмкин кадәр сыйфатлы тамаша күрсәтү максатыннан булдырылган.

“Әгәр дә без спорт чарасы үткәрергә телибез икән, ул чагында бурычларны билгеләп, үз базабызны булдыру шарт, “maksat” исә моны оптимальләштерергә ярдәм итә. Система 2 өлештән тора. Беренче өлешендә бурычлар билгеләнсә, икенчесе аларның башкарылуын контрольдә тота. Системада болар барысы да урнаштырылган”, – диде Рәшит Хәйруллин.

Әлеге системадан файдалану өчен ноутбук һәм интернетка чыгу мөмкинлеге җитә, дип аңлатты ул. Р.Хәйруллин сүзләренчә, бу системаны кайбер чараларда куллану буенча сөйләшүләр алып барыла башлаган инде.

Сүз уңаеннан, әлеге проектны бүген РФ Федераль Җыены Рәисе Вячеслав Володинга тәкъдим ителәр. Ул Казанга рәсми эш сәфәре белән килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100