news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Эшче яшьләр арасында "Безнең заман" иҗат фестивале башлана

Сайлап алу этабы 25 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында узачак.

Татарстанда Эшче яшьләр арасында "Безнең заман" иҗат фестивале башлана
Султан Исхаков

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 25 сентябрьдән эшче яшьләр арасында "Безнең заман" исемендәге VI Республика иҗат фестивале башлана. Сайлап алу этабы 27 октябрьгә кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында узачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов хәбәр итте.

“Фестивальдә предприятие, учреждение һәм оешмаларның төрле тармакларында хезмәт иткән 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган эшче яшьләр катнаша ала. Гаризалар кабул итү башланды, катнашырга теләк белдерүчеләр 25 сентябрьгә кадәр beznenzaman@mail.ru электрон адресына хат юллый ала. Быел чара алтынчы тапкыр уздырыла, анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Яшьләргә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек бу. Аннан соң, фестивальнең һәр этабында катнашучылар өчен танылган педагоглар мастер-класслар да үткәрә. Фестиваль яшь талантларны сәхнәгә алып чыгып кына калмый, монда яңа гаиләләр дә туа. Катнашучылар арасында бер-берсен яратып, кавышучылар да бар. Чараны оештыруда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы, Профсоюзлар федерацияс зур булышлык күрсәтә. Аларга чиксез рәхмәт сүзләрен белдерәбез”, - диде ул.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, “Безнең заман” фестивале ТР Президенты ярдәме белән, 2013 елдан бирле үткәрелә. Катнашучылар музыка, бию, сүз сәнгате буенча үз талантларын күрсәтә. “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Минута славы”, “Оешманың визитка-презентациясе” номинацияләрендә көч сынашалар.

“Фестиваль быел да югары дәрәҗәдә узачак, чөнки барлык мөмкинлекләр дә бар. Катнашучылар күп, ләкин республика авылларында эшләүче егет-кызларны кызыксындырырга кирәк. Аларны читтә калдырырга ярамый. Бу эштә безгә район хакимияте башлыклары ярдәм итсен иде. Авылларда сәләтле яшьләр бик күп, әмма күбесе әлеге фестиваль хакында белми”, - диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова.

Матбугат конференциясендә "Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов та катнашты. “Әлеге фестиваль эшче яшьләр өчен бик мөһим проект. Сәләтле яшьләр нинди генә өлкәдә эшләсәләр дә, сәләтле булып калалар. Тик ул сәләтне һәрдаим үстреп торырга кирәк. Фестиваль эшче коллективларның дуслыгын ныгыта”, - диде ул.

Җиңүчеләрнең Гала-концерты 16 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза. Гран-при иясе 250 000 сум күләмендә акчалата бүләк һәм ТР Президентының күчмә кубогына ия булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100