Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эшче өстенә туфрак ишелгән...
Зыян күрүче бер сәгатьтән хастаханәдә үлгән
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тикшерү органнары “РСК "Инженерные технологии” ҖЧҖ нең 21 яшьлек эшчесе эш урынында үлү факты буенча тикшерү үткәрә.
Бу хакта “Татар-информ” МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде.
Һәлакәт кичә кич Лаешның Матросов урамында урнашкан йорт янында суүткәргечне ремонтлау эшләре барган вакытта булган. Якынча мәгълүматларга караганда, егет торбаны чистарту өчен 3 метр тирәнлектәге траншеяга төшкән. Шул вакытта туфрак ишелгән. Зыян күрүче Лаеш Үзәк район хастаханәсендә бер сәгатьтән үлгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз