Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эшче үлеме буенча тикшерү үткәрелә
Электр тапшыру линиясе җиһазларын алмаштырган вакытта, бер электрчы шунда ук үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 22 сентябрьдә, ТРның Аксубай районы Якты авылы янында "Старт-Сервис" ЯАҖ подряд оешмасы хезмәткәрләре электр тапшыру линиясе җиһазларын алмаштырган. Эшләр тәмамлангач, аларның берсе линиядән ике чакрым читтә урнашкан рубильник янына киткән, ул, телефоннан шалтыратканнан соң, ток бирергә тиеш булган. Әмма, хезмәттәшләренә шалтыратмыйча, ир-ат рубильникны тоташтырган. Нәтиҗәдә, ике электрчыны ток бәргән. Берсе шунда ук һәлак булган, икенчесе хастаханәгә озатылган.
Әлеге очрак буенча тикшерү башланган. Бу вакыйганың бөтен нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз