Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда эш урынында имгәнү алучылар саны кимегән
Татарстанда эш урынында алынган имгәнүләр илкүләм күрсәткечтән 30 процентка кимрәк
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда эш урынында зыян күрүчеләр саны кимегән.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, 2020 елда 408 кеше хезмәт урынында зыян күргән. 2019 ел белән чагыштырганда ул 16 процентка кимрәк. Идел буе Федераль округын караганда, Татарстанда эш урынында алынган имгәнүләр күрсәткече уртача федераль күрсәткечтән 30 процентка кимрәк.
«Бу елның беренче яртыеллыгында эш урынында имгәнү алуның 52 очрагы теркәлгән, 11 очрак кеше үлеме белән тәмамланган. Узган ел белән чагыштырганда бу 15 процентка кимрәк», — дип сөйләде ул ТР Министрлар Кабинетында узган җыелышта.
Министр сүзләренчә, бәхетсезлек һәм үлем очраклары турында эш бирүчеләр белән җентекләп сөйләшергә, анализ ясарга кирәк. Ул республиканың һәр районында хезмәтне саклау буенча координация советының булуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз