news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эш урынында ике эшче үлгән

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предпритяиеләрендә булган бәхетсезлек очракларын тикшерүне дәвам итә

  (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 25-28 августта Татарстан предприятиеләрендә 1 үлем очрагы, 1 төркемләп зыян күрү һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында белдерелә.

25 августта “Түбән Кама йөк шиналары заводы” ҖЧҖ тә бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган. Әзерлек цехында резин катнашма урнаштыру линиясендә конвейердан буш металл күтәртмә төшеп киткән һәм бу предприятие эшчесенең үлеменә китергән.

21 августта да авыр нәтиҗәләргә китергән бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Комбайн рәшәткәсен ремонтлаганда “Балык Бистәсе” ААҖ предприятиесе хезмәткәре күзенә ят әйбер кергән.

25 августта Буада “Строймонтаж” ҖЧҖ хезмәткәре зыян күргән. Ул хатын-кыз, Меделеевск районының Ижау авылында мәктәп эчен ремонтлау эшләрен башкарганда, төзелеш корылмасыннан егылып төшкән.

Шулай ук төркемләр зыян күрүнең 1 очрагы теркәлгән. 23 августта Мәскәү-Уфа автоюлының 866 нчы клометрында булган юл-транспорты һәлакәте нәтиҗәсендә “Каздорстрой” ААҖ хезмәткәрләре зыян күргән. Бер хезмәткәр җиңелчә җәрәхәтләнгән, берсе һәлакәт урынында ук үлгән.

Хәзер бу очраклар буенча тикшерү эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100