Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эш белән тәэмин итүчеләр бер атнада 3 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән
Республикада 15 меңгә якын эшсез теркәлгән
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Эш белән тәэмин итүчеләр ТР халык мәшгульлеге хезмәте органнарына 46 048 вакансия тәкъдим иткән. Узган атнада 3228 вакант эш урыны турында игълан ителде, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
21 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 14 727 кеше эшсез буларак теркәлгән. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 7 кешегә кимрәк. Төбәктә теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе 0,72 процент тәшкил итә.
Узган атнада 692 кеше эшсез дип теркәлгән. 373 кеше эштән үз теләге белән киткән, 61 кеше, хезмәткәрләр санын кыскарту яки оешма ябылу сәбәпле, эшсез калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз