news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эшче бер тонналы капчык астында калып үлгәннән соң тикшерү башланды

Кичә иртән Татарстанның Буа районында 60 яшьлек механизатор һәлак булган. Тикшерүчеләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәче җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат өстенә минераль ашлама тутырлган 900 килограммлы капчык ауган. Ул тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

Фото: Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте

 

news_right_1
news_right_2
news_bot