Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан эш бирүчеләре махсус операция катнашучыларын эшкә урнаштырган өчен субсидия ала
Татарстан эш бирүчеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм махсус хәрби операция вакытында бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын эшкә урнаштырган өчен субсидияләр ала. Бу хакта РФ Социаль фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ»га биргән интервьюда хәбәр итте.
«Татарстан эш бирүчеләре махсус хәрби операция катнашучыларын һәм махсус хәрби операция барышында бурычлар үтәгәндә һәлак булган кешеләрнең гаилә әгъзаларын эшкә урнаштырган өчен алачак субсидия район коэффициентына, иминият кертемнәре суммасына арттырылган һәм эшкә урнашкан гражданнар санына тапкырланган минималь хезмәт хакы күләменә тигез», - дип хәбәр итте ул.
Махсус хәрби операция катнашучысы инвалид булган очракта, эш бирүчегә аның өчен эш урыны булдыру яки җиһазлау чыгымнары 200 мең сумга кадәр компенсацияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз