Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “ЭРА-ГЛОНАСС” системасы эшли башлаячак
“Халык инспекторы” кушымтасына 6 мең тирәсе видеоролик төшереп җибәрелгән
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә, аварияләр килеп чыкканда, ашыгыч төстә чарасын күрү буенча “ЭРА-ГЛОНАСС” дәүләт системасы эшли башлаячак. Ул сынау рәвешендә Россия территориясендә агымдагы декабрь аенда инде уңышлы гына кулланылган. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән нәтиҗәләрнең авырлыгын киметү мәсьәләсенә багышланган уртак утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Система транспортта куркынычсызлыкны арттыру максаты белән ГЛОНАСС технологияләрен куллануны күздә тота. Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, система 2015 нче елда Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә кертелергә тиеш. Аның әйтүенчә, хәзер үк илгә кертелүче автомобильләр шушы система белән җиһазланган булырга тиеш. “Ә 2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан бу система Таможня берлеге илләреннән керүче барлык автомобильдә булырга тиеш”, - диде министр.
Роман Шәйхетдинов докладында “Халык инспекторы” мобиль кушымтасына да тукталды. Билгеле булганча, ул республикада ноябрь аенда үз көченә керде. “Бу кушымтаны 14 меңнән артык кеше үзендә булдырган, 6 мең тирәсе видеоролик төшерелгән, 1 мең 237 заявка юлланган, 647се “Тротуарда парковкалау” категориясенә һәм 383е “Яшел зонада парковкалау”га карый”, - дип хәбәр итте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз