Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җепшек кар, яңгыр явачак һәм 1 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көнбатыш районнарда, шулай ук Казанда, көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Шулай ук бозлавык булырга мөмкин.
Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк (шул исәптән Казанда да).
Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килә.
Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава -2..+1 градус тәшкил итәчәк (республика башкаласында -1..+1 градус).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз