Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җепшек кар, вак яңгыр һәм +4 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген, 17 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, болытлы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава була. Урыны белән, шулай ук Казанда да җепшек кар һәм вак яңгыр көтелә.
Иртән кайбер районнарда, шулай ук Татарстан башкаласы юлларында бераз бозлавык булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана. Урыны белән ул 15-17 метрга кадәр, Казанда 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төбәктә көндез һава температурасы -1..+4 градус (аның башкаласында +2..+4 градус) була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз