news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җепшек кар, вак яңгыр һәм -1 градус салкын көтелә

Татарстанда җепшек кар, вак яңгыр һәм -1 градус салкын көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 9 февральдә, Татарстанда һава температурасы күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава була. Урыны белән, Казанда да җепшек кар, вак яңгыр көтелә. Кайбер районнарда бозлавык булуы ихтимал. Иртән кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, төнлә төшкән томан саклана.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, бераздан юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк, тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана. Юлларда бозлавык хасил була.

Шактый салкын төннән соң (аязганда -15 градуска кадәр) көндез төбәктә һава температурасы -1..-6 градуска кадәр (Казанда – 1 градустан - 3 градуска кадәр) була.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, февраль башы Татарстанда климатик нормадан алты градуска , ә соңгы кыш ае тулаем алганда бер градуска җылырак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot