news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җепшек кар һәм буран көтелә

Татарстанда җепшек кар һәм буран көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда аз гына җепшек кар явып узачак. Моннан тыш, урыны белән күз күреме 1-2 км булган җиңелчә буран көтелә. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнбатышка борыла, аның тизлеге 10 м/с ка, урыны белән 13 м/с кадәр җитәчәк.

Көндез термометр баганасы 0..-5 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Ункөнлек фаразларга караганда, 1 февральдән 10 февральгә кадәр һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 4 градуска югарырак булыр дип көтелә (республикада норма -12,1 градус, Казанда -11,2 градус).

Шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot