Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда эпидемиологик хәл аркасында 11 мәктәп ябылды
Класста балаларның кимендә 20 проценты грипп яки ОРВИ белән авырган авырган очракта гына укучыларны аерымлануга җибәрәләр.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус аркасында республиканың 11 мәктәбендә карантин игълан ителде.
Татарстанда 11 мәктәп ябылды, 371 мәктәптә сыйныфлар аерымлану өчен таратылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
«1 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, 335 мәктәптә сыйныфлар аерымланган. Авырулар саны артуны булдырмас өчен, Актаныш районында — ике, Минзәләдә — өч, Лаеш районында — дүрт һәм Тәтеш районында ике мәктәп тулысынча аерымлануга ябылды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Класста балаларның кимендә 20 проценты грипп яки ОРВИ белән авырган авырган очракта гына укучыларны аерымлануга җибәрәләр. Бүген республикада иртәнге медицина фильтрын 820 укучы узмаган.
Элегрәк Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республикада мәктәпләрне тулысынча дистантка күчерү планлаштырылмавын әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз