news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны өч тапкыр арткан

Татарстанда быел беренче алты ай эчендә энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр арткан. Күпчелек очракта балалар бакчаларына йөри торган өч яшьтән алты яшькә кадәрге балалар авырый. Шул ук вакытта бер ел элек бу авыру бер яшьтән ике яшькә кадәрге сабыйларда ешрак күзәтелгән.

Йогышлы чир Казанда, Чаллыда, шулай ук Азнакай, Арча, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Энтеровирус инфекциясе (ЭВИ) – ул һәр җирдә таралган йогышлы авыру, аны Enterovirus төркемендәге вируслар китереп чыгара. Авыру төрле формаларда – герпетик ангина, тән тиресендә, аяк-кулларда, биттә, авыз куышлыгындагы бетчәләр, ашкайнату эшчәнлеге бозылу рәвешендә була ала. Болар барысы да бизгәк, хәл бетү, баш һәм мускул авыртулары белән бергә күзәтелергә мөмкин. Аеруча сероз вируслы менингит куркыныч.

Инфекциянең чыганагы – авыручы яки авыруны йөртүче кеше. Ешрак кечкенә балалар зарарлана, аларга вирусның кечкенә дозасы су яки азык белән эләгергә мөмкин. Инфекция энтеровирус белән зарарланган су һәм аннан әзерләнгән боз, җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелмәгән яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үләннәр, пычрак куллар, уенчыклар һәм башка тышкы мохит объектларыннан йога ала.

Белгечләр кулларны сабын белән ешрак юарга, яшелчә, җиләк-җимешне җентекләп эшкәртергә, шешәгә тутырылган яки кайнаган су гына эчәргә киңәш итә. Шулай ук махсус җиһазландырылган пляжларда гына коенырга һәм суны, ризыкны бөҗәкләрдән сакларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100