news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда энергетиклар сату кагыйдәләрен кырысландырырга мөмкиннәр

ТР Дәүләт Советы энергетиклар сату кагыйдәләрен кырысландыручы закон проектын карауга җибәрде. Документ алдан карау уза.

Проект мәгариф, медицина һәм мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук спорт объектларында энергетиклар сатуны тыюны күздә тота. Моннан тыш, республика Министрлар Кабинеты массакүләм чаралар һәм спорт ярышлары вакытында мондый эчемлекләрне сатуны чикли алачак.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, инициатива яшьләр һәм спортчылар арасында потенциаль зыянны киметүгәюнәлтелгән. Яңа чикләүләр 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, дип көтелә.

Шулай ук республика Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Энергетиклар сату кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штрафлар билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot