news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эндокрин авыруларны профилактикалау буенча ункөнлек узачак

Шикәр чиренә каршы ункөнлек сәламәт яшәү рәвеше һәм туклануның әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән.

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 14-23 ноябрь көннәрендә эндокрин авыруларны, шул исәптән шикәр чирен, профилактикалау буенча ункөнлек узачак. Иртәгә, 14 нче ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне “Сәламәт туклану һәм шикәр чире” шигаре астында узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Шикәр чиренә каршы ункөнлек сәламәт яшәү рәвеше һәм туклануның әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Эндокрин патологияләр арасында шикәр чире таралышы ягыннан беренче урында тора – ул барлык эндокрин авыруларның яртысыннан артык өлешен тәшкил итә. Һәр 10-15 ел саен шикәр чире белән авыручылар саны ике мәртәбә арта бара.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, авыручанлык барлык халыкның 1,8 процентыннан 10-12 процентка кадәр тирбәлә. Үсеш алган илләрдә бу чир белән авыру күп тапкырга артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100