Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда елына 8 млн данә чөгә балыгы үрчетә башлаячаклар
«Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексына 625 млн сум инвестиция җәлеп ителгән.
(Лаеш, 27 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Якын киләчәктә Лаеш районында чөгә балыгын үрчетүне бер млн данәдән сигез миллионга җиткерергә планлаштыралар. «Биосфера-фиш» оешмасының бүген сафка баскан икенче чираты затлы балык үрчетүне сигез тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Комплексны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов балык үрчетү комплексын ачу чарасында икенче мәртәбә катнашуына сөенечен белдерде. «Беренче мәртәбә 2018 елда оешманы ачкан идек. Бүген икенче чираты сафка басты. Әлеге проектка 625 млн сум инвестиция кертелде. Мин Татарстанда балык үрчетү турында электән хыялландым. Үткән елларда берничә уңышсыз талпыну да булган иде. Россиядә чөгә балыгы үрчетү буенча иң эре комплексларның берсе Татарстанда сафка бастырганы өчен „АГАВА“ оешмалары группасы президенты Владимир Малыгинга рәхмәтемне белдерәм», — диде Татарстан Президенты.
«АГАВА» оешмалары группасы президенты, «Биосфера-фиш» оешмасының учредителе Владимир Малыгин проектта катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде. Ул бер айдан форель балыгы үрчетү һәм кара уылдык җитештерү комплексын төзүгә тотыначакларын әйтте.
«Биосфера-фиш» оешмасының генераль директоры Миләүшә Заһидуллина үрчетелгән балыкларны инфраструктура объектларын төзекләндерү вакытында сулыкларда зыян күргән балыкларны тулыландыруда кулланачаклар дип белдерде.
«Галимнәр фикеренчә, Татарстан территориясендәге ачык сулыклар өчен елына 8 млн маймыч кирәк. Без ихтыяҗны каплый алачакбыз. 5, 10, 15 граммлы чөгә маймычлары Татарстан сулыкларына җибәреләчәк. Балыкны сулыкка зыян китергән оешма сатып ала», — дип әйтте Миләүшә Заһидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз