Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда елына 30 мең тонна җитештерү егәрлекле орлык заводы төзергә телиләр
Предприятиене «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру планлаштырыла.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Saatbau Linz компаниясенең бүлендек предприятиесе Татарстанда елына 30 мең тонна орлык җитештерү егәрлеге белән орлык заводы төзергә тели. Проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында компания вәкилләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров белән фикер алышты.
«Татарстан компанияне уңайлы географик урыны һәм инвестицион климаты белән җәлеп итә», — диелә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Предприятиене «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Барлык эшләр дә график буенча барса, орлык заводы 2022 ел ахырында ук файдалануга тапшырылырга мөмкин.
Компания селекция, орлыкчылык һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сату белән шөгыльләнә. Ул 16 культураның 900дән артык сортын чыгарган, Россиядә аларның 80нән артык сорты теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз