news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда елына 23 миллион тоннадан артык нефть эшкәртү күздә тотыла
“ТАНЕКО” төзелеше проектының төзәтелгән варианты эшләнде
Скопировать ссылку
(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда составында күкертнең күләме югары булган авыр нефтьне эшкәртүне оештыру республикада 2006–2020 елларга исәпләнгән Ягулык–энергетика комплексын үстерү программасы тарафыннан өстенлекле бурыч буларак билгеләнгән. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Тукатров ТР Иминлек советы каршындагы Җир асты байлыкларыннан файдалану фәнни–техник советы утырышында әнә шулай дип белдерде.
Аның мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ТР Хөкүмәте тарафыннан “Татнефть” ААҖ, Россия проектлау институтлары белән берлектә Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзү проектының төзәтелгән варианты эшләнгән. Яңа вариант составында күкертнең күләме югары булган нефть эшкәртү куәтен елына 7 миллионнан 14 миллион тоннага кадәр арттыруны күздә тота. Бу углеводород чималын эшкәртүнең тирәнлеген, эшләп чыгарылган продукциягә өстәмә кыйммәтне арттыру буенча РФ җитәкчелеге куйган бурычларга тәңгәл килә. Проектның яңа концепциясе кече нефть чыгару компанияләре өчен аерым нефть эшкәртү заводын төзү концепциясенә алмашка тәкъдим ителгән.
Бер үк вакытта “ТАИФ–НК” ААҖ бензиннар заводы каталитик крекингы җайланмасының куәтен чимал буенча 1 миллион тоннага кадәр арттыру һәм нефтьнең авыр калдыкларын эшкәртү комплексын төзү проектларын гамәлгә ашыруга кереште. Әлеге проектлар 2,2 миллиард доллар белән бәяләнә. Нефтьнең авыр калдыкларын эшкәртү комплексын төзү 2014 елга кадәр компанияне үстерү программасына керә. Аны эшләтеп җибәргәннән соң “ТАИФ–НК” нефть һәм газ конденсаты эшкәртү күләмен 9,1 миллионга кадәр арттырачак һәм Евро–5 стандартындагы ягулык җитештерә башлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2