news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда елның соңгы эш атнасы ике көнлек була

Биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларның бу елдагы соңгы эш атнасы ике көнлек була.

Елның соңгы календарь атнасы нибары өч көн дәвам итәчәк – 29, 30 һәм 31 декабрь. Шулар арасыннан 29 һәм 30 декабрь эш көннәре була. 31 декабрьдә татарстанлылар 5 гыйнвардан ял көнен күчерү хисабына ял итәчәк.

Шул ук вакытта сишәмбе, 30 декабрь, кыска эш көне булмый, чөнки ул бәйрәм көненнән алда килми. 31 декабрьдән Яңа ел каникулы башлана. Быел бәйрәм яллары 12 көн дәвам итәчәк. Бу соңгы елларда Яңа ел каникулына туры килгән ял көннәренең рекордлы саны.

news_right_1
news_right_2
news_bot