news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре бүләкләнде

Республикада 366 Территориаль иҗтимагый үзидарә бар: алар халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүче иҗтимагый оешмалар. Шундый 120 оешма дәүләт гранты алды.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанда халык мөрәҗәгатьләре белән эшләгән елның яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләрен игълан иттеләр. Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы оештырган республика бәйгесендә җиңүчеләргә Казан Ратушасында премияләр тапшырдылар.

“Елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәсе” бәйгесе өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты - иң яхшыларны ачыклау гына түгел, ә гомумән, әлеге иҗимагый оешмаларның эшчәнлеген җәелдерү.

2017 елгы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.

“Татарстан Президенты Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Халык белән турыдан-туры эшләүче әлеге иҗтимагый оешмаларның көнкүрешенә бюджеттан акчалар бүленә. Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эше бик мөһим, чөнки, әйтик, бер миллион халык яшәгән Казанда, ярты миллион кеше исәпләнгән Чаллыда җирле хакимиятнең һәр кешенең теләк-фикерен ишетергә мөмкинлеге юк. Территориаль оешмаларга, нигездә, җәмәгать тәртибен кайгырту, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу, территорияләрнең чисталыгына-пөхтәлегенә ирешү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры килә. Иң активларның эшчәнлеген бәяли дә белергә, алар үрнәген танытырга кирәк”, - дип Рөстәм Нигъмәтуллин быелгы бәйгедә җиңүчеләргә алга таба да уңышлар теләде.

“Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, 2015 елда гамәлгә куелган бәйгенең гомуми приз фонды 50 миллион сумны тәшкил итә. Быел бәйге 29 майда башланган: иң элек муниципаль этапта һәр район үзендәге лаеклы оешмаларны ачыклаган. Нәтиҗәдә, республика этабына 176 Территориаль иҗтимагый үзидарә гариза кабул ителгән (узган ел – 169).

Көндәшләр арасында тигез шартлар тудыру өчен, җиңүчеләр өч төркемдә билгеләнгән: беренчесендә – Казан һәм Чаллы шәһәр округлары, икенчесендә – 60 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәрләр, өченчедә 60 меңнән әзрәк кеше яшәгән шәһәрләр һәм авыл җирлекләре бәяләнгән. Һәр төркемдә бишәр урын бирелгән. Җиңүчеләрнең гомуми саны – 120, аларга 160 мең сумнан башлап 665 мең сумга кадәр грантлар каралган. Бу сумманың бер өлеше оешманың рәисенә һәм аңа булышучы активистларга премия түләүгә, ә икенче өлеше җирлектә чираттагы социаль проектны тормышка ашыруга тотыла ала.

Комиссия бәйгедә катнашучыларның 2016 елдагы һәм 2017 елның беренче яртыеллыктагы эшчәнлеген бәяләгән. Аерым алганда - кешеләрнең мөрәҗәгатьләре, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләү, җирле хакимият киңәшмәләрендә катнашу, мәдәни һәм спорт чараларын оештыру, халыкны территорияләрне яшелләндерүгә тарту, үз эшчәнлеген мәгълүмат чараларында яктырту дәрәҗәсен игътибарга алган. 

“Бүгенге көндә Татарстанда, җирле үзидарә органнарының ярдәмчеләре буларак, 366 Территориль иҗтимагый үзидарә исәпләнә, аларның 37се юридик зат буларак теркәлгән. Бу - күп тә, аз да түгел. Кайбер төбәкләр үзләрендә андый 2 мең иҗтимагый оешма бар дип мактана. Безнең өчен сан түгел, ә сыйфат әһәмиятле. 2014 елдан Татарстанда Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә хезмәт хаклары түләнә, моның өчен муниципалитетларга дәүләт акча күчерә. Быел гына да бу максатларга республика бюджетыннан 69 миллион сум бүленде. Бәйге үткәреп, грантлар бирү дә Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү максатына хезмәт итә”, - диде Минсәгыйть Шакиров бүләкләү тантанасында.

“Татарстанда, җирле үзидарә органнары һәм Территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен, 2016 елда Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы  Президиумы карары белән республиканың Территориаль иҗтимагый үзидарәләре Координация Советы оештырылган иде. Ул тикшерү гамәлләрен башкармый, ә борчыган мәсьәләләргә уртак чишелеш табарга ярдәм итә. Без елга ике тапкыр очрашабыз: семинарга һәм бүгенге кебек иң активларны бүләкләргә. Дәүләт грантлары, беренче чиратта, тәҗрибә уртаклашуга, эшчәнлекне камилләштерүгә этәргеч бирергә тиеш. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә халыкның үзаңын үстерү кебек җитди эш йөкләнгән. Кешеләр үзләрен хезмәтләрдән файдаланучы итеп түгел, ә яшәгән җиренең хуҗасы итеп тоярга, яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен тырышлык куярга тиеш”, - дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров.

Җиңүчеләргә акчалата премияләрдән тыш, Диплом һәм истәлекле медаль дә тапшырылды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов та катнашты.

“Мин эшли башлаганда, Кукмара әле бистә дип атала иде, хәзер ул да шәһәр булды. Кукмара елдан-ел үсә, киңәя, яңа йортлар төзелә. Безнең шәһәрдә 2014 елдан дүрт Территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлек алып бара. Бәйгедә җиңү яулавыбыз бик куанычлы хәл”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Кукмараның “Магистральный” Территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Наилә Гайфетдинова.

Наилә ханымга 61 яшь, элек ул Пенсия фонды бүлекчәсендә халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә хезмәт иткән. “Эшем электән кешеләр белән эшләүгә бәйле иде. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр җирле хакимият белән халык арасын якынайтырга тиеш. Минем карамакта - 2280 йорт. Һәр урамның старостасы бар. Кешеләр борчыган сораулары белән Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә мөрәҗәгать итә, ә без атна саен хакимияттә утырышта катнашабыз, халыкның бөтен гозерен җиткерәбез. Мәдәни-спорт чараларын даими оештырып торабыз, йорт, койма-капка тирәләренең чисталыгын кайгыртабыз, иң уңганнарны ачыклау өчен бәйгеләр үткәрәбез, бүләклибез. Миңа бу эштә көнкүрешебезгә битараф булмаган кешеләр, актив пенсионерлар ярдәм итә. Өченче ел җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар иде. Быел Кукмарадагы тагын “Ворошилов” Территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә җиңү яулады. Без, мәсәлән, үз территориябездә спорт мәйданчыгы төзергә хыялланабыз, премияне шул эшкә тотарга уйлыйбыз”, - дип планнарын сөйләде Наилә Гайфетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100