news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда елның иң яхшы сыйныф җитәкчесен ачыклыйлар
Муниципаль һәм зона этапларында ике меңнән артык сыйныф җитәкчесе катнашты
Скопировать ссылку
(Казань, 12 март, «Татар-информ»). 22-26 март көннәрендә Казанда “Елның сыйныф җитәкчесе” республика конкурсының финал чаралары узачак.
“Елның сыйныф җитәкчесе” республика конкурсы 2009-2010 елларда “Кешене тәрбияләү” белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында үткәрелә. 2009 елның ноябрь-декабрь айларында республика конкурсының муниципаль һәм зона этаплары узды, аларда ике меңнән артык сыйныф җитәкчесе катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Конкурсның финалы 22 мартта Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында “Ел укытучысы” республика конкурсының финал чаралары белән бергә ачыла.
Конкурста катнашучылар “Белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре системасында сыйныф җитәкчесенең инновацион эшчәнлеге” иҗади проектын якларга, “Сыйныф җитәкчесе тормышыннан бер көн” дигән исем астында презентация үткәрергә, һөнәри һәм иҗади сәләтне ачучы биремнәр үтәргә тиеш. Әлеге сынауларның нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун сыйныф җитәкчесе игълан ителәчәк. Соңыннан финалга чыгучылар алдында жюри тарафыннан билгеләнгән тема буенча чыгыш ясау бурычы тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2